news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры "яулык" проблемасын шәрехләде

Ольга Васильева Россиядә белем бирү дөньяви характерда булуы турында әйтте.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрүгә рөхсәт ителмәвен шәрехләп, Россиядә белем бирү дөньяви характерда булуы турында әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

“Бездә дөньяви белем бирү”, - дигән Ольга Васильева ТАСС агентлыгында узган матбугат очрашуында. “Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели, дип уйламыйм”, - дип өстәгән министр.

Искә төшерик, Мордовия җитәкчелеге Азюрка авылы мәктәбендәге  укучы кызлар һәм укытучыларның яулык салуларын таләп итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot