news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы сайланды

Аны V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары беренче утырышында билгеләделәр

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы  депутатлары беренче утырышта Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы — ТР Дәүләт Советыннан вәкил вәкәләтләрен билгеләделәр.

Бу урынга Илдус Тәлгать улы Әхмәтҗанов сайланды. “Бу минем өчен бик зур дәрәҗә һәм сезнең ышанычны акларга тырышырмын”, - диде ул бу уңайдан.

Вәкил электрон яшерен тавыш бирү юлы белән  сайланды. Аның кандидатурасын яклап 90 депутат тавыш бирде, 1се тавыш бирүдән тыелды.

 Илдус Әхмәтҗанов1966 елның 20нче июлендә Чистайда туган.

2002 елда - Бөекбританиянең Ачык университетын (менеджер), 2004 елда Туполев ис. Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган (инженер-конструктор).

Төрле елларда "Чистай" совхоз-техникумының ВЛКСМ комитеты сәркатибе, "Темп" (Казан) кооперативы рәисе урынбасары, "Чистай ЛТД" каршындагы "Сәүдә йорты" кибете директоры, "Универсалторг" Чистай күпләп-ваклап сату предприятиесе" ҖЧҖнең коммерция директоры булып эшләгән, "Универсалторг" идарә компаниясе" ҖЧҖ (Чистай) генераль директоры, аннары 2010 елның апреленнән Чистай районы хакимияте башлыгы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100