Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Федерациясе баш суд приставы Арча районында булды
Артур Парфенчиков суд приставлары хезмәтенең Арча бүлеге эшен тикшерде
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген суд приставлары Федераль хезмәте директоры - Россия Федерациясе баш суд приставы Артур Парфенчиков Татарстанга ике көнлек эш визиты кысаларында суд приставларының Арча районара бүлегендә булды.
Сәфәрдә аны суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы Х.Шәрипов һәм суд приставларының Арча районара бүлеге башлыгы Ф.Вәлиуллин озатып йөрде.
Суд приставлары Федераль хезмәте директоры А.Парфенчиков әлеге бүлекнең эшен тикшерү барышында башкарма производствоны оештыруга аерым игътибар юнәлтте һәм бурычлыларга карата Россия законнарында каралган барлык йогынты ясау алымнарын эштә кулланырга киңәш итте.
Соңыннан суд приставларының Арча районара бүлегендә киңәшмә узды, анда суд карарларын һәм вәкаләтле органнарның актларын үтәүгә бәйле аеруча актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Суд приставлары Федераль хезмәте директоры Суд приставлары хезмәтенең вәкаләтләрен киңәйтү перспективалары хакында хәбәр итте, суд приставының статусын, аның эшенең социаль әһәмиятен арттыру кирәклеген һәм тиз арада хезмәт хакын күтәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз