Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия федераль трассаларында намаз бүлмәләре ачыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген, 9 июнь көнне, «Мәскәү–Уфа» М7 федераль трассасының 710 нчы чакрымында «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станциясе территориясендә Россия федераль трассаларында стационар намаз уку бүлмәләрен ачу буенча «Юлчы намазы» проектын гамәлгә ашыруга рәсми старт бирелде.
Барлыгы «Волга» М7 һәм «Урал» М5 трассаларында илнең 7 төбәгендә: Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия, Мари Эл Республикалары, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы, шулай ук Пенза өлкәсендә 24 стационар намаз уку урыны ачу ниятләнә. Намаз бүлмәләре челтәре картасы автомобиль юлларының теге яки бу участокларында булган ихтыяҗдан чыгып төзелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген беренче намаз бүлмәсе үз ишекләрен М7 трассасының 710 километрында Чувашия Республикасының Сине-Кинчере авылында ачты. Монда берьюлы 10 кеше намаз укый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз