Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Федераль иминлек хезмәте: Татарстанда хәл күзәтү астында
Казанда әзерләнгән теракт турында социаль челтәрләр аша таралган мәгълүмәт дөреслеккә туры килми.
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”).Социаль челтәрләрдә һәм мобиль кушымталарда массакүләм рәвештә Казан шәһәрендә террорчылык акты әзерләнү турындагы хәбәр таралу сәбәпле Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми рәвештә әлеге мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен җиткерде. Бу хакта әлеге оешманың матубгат хезмәте хәбәр итә.
"Республикадагы оператив вазгыять күзәтү астында. Шуның белән бергә, Санкт-Петербургта 3 апрельдә булган терактка бәйле рәвештә, республиканың хәрби көчләре һәм хокук саклау органнары хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелде", – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз