news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Федерациясенең барлык яңа төбәкләрендә сайлауда «Бердәм Россия» партиясе җиңде

«Бердәм Россия» партиясе Россия Федерациясенә кушылган барлык төбәкләрдә закон чыгару органына сайлауларда җиңде. Плебисцитлар узган ел үткәрелгән иде. Әлеге мәгълүматларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе игълан итте.

Аерым алганда, Донецк Халык Республикасы Халык советы депутатларын сайлау барышында «Бердәм Россия» сайлаучыларның 78,03 процент тавышын ала. КПРФ — 6,43 процент, ЛДПР — 6,25 процент, «Гадел Россия — Патриотлар — Хакыйкать өчен» — 3,27 процент, «Яңа кешеләр» — 5,14 процент .

Луганск Халык Республикасы Халык советына сайлауларда «Бердәм Россия» 74,63 процент тавыш җыя, ЛДПР — 9,87 процент, КПРФ —7,5 процент, «Гадел Россия» — 5,56 процент, «Яңа кешеләр» — 1,46 процент.

Запорожье өлкәсе Закон чыгару җыены депутатларын сайлауда «Бердәм Россия» үз чиратында сайлаучыларның 83,01 процент тавышын ала. ЛДПР — 5,82 процент, «Гадел Россия» — 5,13 процент, КПРФ— 5,02 процент.

Херсон өлкәсе Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» сайлаучыларның 74,86 процент тавышына ия була, КПРФ — 10,56 процент, ЛДПР — 8,27 процент, «Гадел Россия» — 5,03 процент.

  • Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре 2022 елның сентябрендә оештырылган плебисцитлардан соң Россиягә кушылды. Украина һәм дөньяның күп кенә илләре ул нәтиҗәләрне танымады. Россия Федерациясе Луганск Халык Республикасының бөтен территориясен диярлек контрольдә тота. Калган өч кушылган төбәк территориясе тулысынча контрольдә тотылмый, дип яза «Татар-информ».
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100