news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Федерациясендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында пальма маен тыярга телиләр

Дәүләт Думасында уку йортларында пальма мае кергән продукцияне куллануны тыя торган закон проекты әзерләнә. Бу хакта «Известия» басмасы хәбәр итә. Документ парламентка язгы сессиядә үк кертеләчәк, ди Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Кашин.

«Балалар бакчаларында, мәктәп һәм студентлар ашханәләрендә тәкъдим ителә торган сөт, икмәк, кондитер һәм башка продукция составында ясалма алмаштыручылар һәм пальма мае булырга тиеш түгел», - дип белдерде Кашин.

Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка оешмалар бу таләпне дәүләт сатып алулары каршындагы техник биремдә күрсәтергә тиеш булачак. Россия Федерациясендә натураль сөт җитештерү күләмнәре әлегә ил халкын сөт продукциясе белән тәэмин итәргә һәм килгән импортны алыштырырга мөмкинлек бирми, дип аңлатты депутат. Нәтиҗәдә, бүген бер кеше елына нибары 220 кг натураль сөт куллана, ә медицина нормасы — 320 кг.

news_right_1
news_right_2
news_bot