Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутатлар төбәкләрдә дәүләт символларына ихтирамсызлык өчен җаваплылык кертелүен тели
Татарстанның Дәүләт Советы Россия Федерациясе төбәкләренең дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәтү өчен административ җаваплылык кертелүен тели. Закон инициативасы Дәүләт Думасына юлланачак.
Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышында билгеле булды.
"Федераль закон проекты нигезендә, Россия төбәкләренең дәүләт хакимияте атрибутларын саклау өчен, РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 20.1 маддәсен РФ субъектларының рәсми дәүләт символлары турында мәгълүмат белән тулыландыру тәкъдим ителә", - диде Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров.
РФ субъектлары дәүләт символларына ихтирамсызлык өчен төбәкләр үзләре административ җаваплылык билгели алмый. "Россия территориясендә турыдан-туры көчкә федераль законнар гына ия», - диде Чубаров.
Федераль закон тарафыннан Россиянең дәүләт символларына карата хөрмәтсезлек күрсәткән мәгълүмат өчен генә җаваплылык каралган. "Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат саклау турында" федераль законга үзгәрешләр кертү күздә тотыла, тиешле статьяларга РФ субъектлары дәүләт символлары турында нигезләмәне өстәү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз