news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инаугурациясе башланды

Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазифасына керешү тантанасы башланды.

Инаугурациядә дәүләт җитәкчелеге, илнең барлык субъектлары башлыклары, рәсми затлар - барлыгы 2,5 мең кунак катнаша.

Иң элек залга Россия Федерациясе Флагы һәм Президент Штандарты кертелде. Президент полкы солдатлары Георгиев, Александров Һәм Андреев заллары аша үттеләр.

Аннан соң солдатлар Россия Федерациясе Конституциясен һәм Президент знагы - орден чылбырын күтәреп керде. Искәртик, 2020 елда Конституциягә төзәтмәләр кертелде.

Тантана тәмамлангач, Кремльнең беренче корпусында Президент Штандарты дубликаты эленәчәге әйтелде.

Искәртеп үтик, быел 15-17 мартта узган сайлауда Владимир Путин өчен 87 процент тавыш бирелгән. Сайлау участокларына сайлаучыларның 77 проценты килгән. Бу Путинның Президент постында бишенче срогы.

news_right_1
news_right_2
news_bot