news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия фәннәр академиясендә Әстерхан татарларын ногайлар дип атаган фәнни хезмәт чыкты

Әстерхан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова әйтүенчә, Татарстан галимнәре Әстерхан татарларын нугайлар дип атаганга күрә, җирле татарларны башка милләткә кертеп карауга җирлек туган.

Россия фәннәр академиясендә Әстерхан татарларын ногайлар дип атаган фәнни хезмәт чыкты
Рамил Гали/архив

Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының интернетка урнаштырылган «Список языков России и статусы их витальности» хезмәтендә моңа кадәр Әстерхан татарлары диалекты дип саналган карагаш һәм йорт сөйләшләре ногай теленә кертеп каралган.

  • Россия Фәннәр академиясенең 2022 елның декабрендә чыккан «Список языков России и статусы их витальности» дигән монография-препринтында (ачык чыганакта дөнья күргән тикшерү эше версиясе) әстерхан татарлары һәм себер татарлары сөйләшләре аерым тел итеп карала. Анда «Без мишәр һәм Казан (урта) диалектларын татар (Идел буе татарлары) теле дип таныйбыз, ә көнчыгыш сөйләшен аерым, себер татар теле, ә әстерхан сөйләшләрен - ногай теле составында карала», - дип язылган. Фәнни хезмәтнең авторлары - Ю. Б. Коряков, Т. И. Давидюк, В. С. Харитонов, А. П. Евстигнеева, А. А. Сюрюн.

«Список языков России и статусы их витальности» басмасыннан скан

«Бу проблема буш урында үзеннән-үзе барлыкка килмәде. Диалектларны татар теленә түгел, ә ногай теленә кертеп карау мәсьәләсен татар галимнәре күтәргән. Россия Фәннәр академиясе, чыганакларга нигезләнеп, шул фикергә килә. Бу очракта, мәсәлән, чыганак булып Татарстаннан тел галиме, профессор Леонид Арслановның «Языки мира» энциклопедиясендәге хезмәте тора», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әстерхан өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова.

Бу кичә-бүген генә башланган мәсьәлә түгел, ди Мәҗитова. «Идел буе төбәкләреннән күченгән татарларны икенче төрле «нугайлар» дип атаганнар. Алар шул ук Әстерхан татарлары. Тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте буенча нугай белән ногайлар бер-берсеннән аерыла. Энциклопедия, фәнни әдәбиятта нугай (ягъни Әстерхан татары) сүзен ногайлар дип тәрҗемә итәләр», - диде ул.

Динара Мәҗитова фикеренчә, Татарстан галимнәре Әстерхан татарларын нугайлар дип атаганга күрә, ногай мәдәнияте белән кушылу барлыкка килгән. «Бер милләт халкын икенче милләткә кертеп язганнар», - ди ул.

«Икенчедән, татар галимнәренең хезмәтендә «бу - ногай мәдәнияте», - диелгән. Шуңа күрә ногай җәмәгать эшлеклеләренә фәнни яктан дәлил булсын өчен җәмәгатьчелекнең фикерен сорап тору да кирәкми, чөнки бу дәлилне инде татар галимнәре формалаштырган», - дип аңлатты ул.

Әстерхан өлкәсе Татар милли-мәдәни автономия рәисе бу мәсьәләне хәл итәргә тырышуларын әйтте. «Җыеннарда сүз гореф-гадәт, мәдәният турында гына чикләнеп кала. Тарихи белешмәләр белән фәнни документ тотып: «Менә монда шулай язылган. Моны Татарстан Фәннәр академиясе чыгарган», - дип төртеп күрсәткәч, безгә нәрсәгә нигезләнәсе кала?» – диде ул.

Динара Мәҗитова татар мәдәниятенең күптөрле булуын, Себер, Идел буе, Әстерхан татарларының үз юнәлеше барлыгын әйтте.

«Бу сорау, беренче чиратта, галимнәргә бирелергә тиештер. Әгәр әлеге галимнәрнең фәнни хезмәте тикшерелеп, анализланып, аңа бастырылуга рөхсәт бирелгән икән, безгә сорау булырга тиеш түгел. Татарстан галимнәре үзләре үк шундый фәнни хезмәтләр язган вакытта, тел мәдәниятен саклау, үстерү турында сөйли алабызмы?» – диде ул.

  • Күптән түгел Россия Фәннәр академиясендә булган сөйләшүдә Себер татарларын аерым халык дип атаганнар иде.
  • 2010 елгы җанисәптә Әстерхан өлкәсендә 60523 кеше үзен татар дип күрсәткән, әстерхан татарларын ул җанисәптә аерым төркем дип карамаганнар. Ногайлар 7589, шул исәптән, 12 карагаш үзен ногай төркеменә кертеп караган.
  • 2020 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Әстерхан өлкәсендә ногайлар арткан - 9320 ногай кеше, 211 карагаш ногайлар составында. Татарлар кимегән - 48313, беренче тапкыр «әстерхан татарлары» татарлар составындагы аерым төркем буларак карала - андыйлар - 13.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100