news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Фәннәр академиясе президенты Казан фәнни үзәген 80 еллык юбилее белән котлады

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге уникаль фәнни мәктәпләрне саклый. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников Казан үзәгенең юбилее уңаеннан юллаган котлау хатында хәбәр итте.

«Казан фәнни үзәгенең эшли башлавы күбесенчә сугыш чоры ритмы белән билгеләнгән. Илне яклау максаты кешеләрне Җиңү өчен берләштергән. Ул вакытта биредә үзенчәлекле иҗади һәм фәнни мохит барлыкка килгән, анда күренекле галимнәр тикшеренүләрен дәвам итә алган. Юбилей датасы фәнни коллективның бу елларда үткән зур юлын символлаштыра. Казанда уникаль фәнни мәктәпләр саклануы мөһим», - дип язган хатында Красников.

Ул ассызыклаганча, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге эшчәнлеге ярдәмендә углерод чималын табу һәм эшкәртүдә, физика, химия, яңа материалларны тикшерүдә һәм башка өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot