Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы департаменты директоры урынбасары вафат булган
Кичә каты авырудан соң Россия Фән һәм югары белем министрлыгының бюджет инвестицияләре департаменты директоры урынбасары Руслан Миңнәхмәтов вафат булган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Хезмәттәшләре хәтерендә ул үз эшенең остасы һәм ышанычлы иптәш, ачык, иҗади һәм эшлекле кеше булып калачак», - дип белдерделәр Фән һәм югары белем министрлыгында.
Руслан Миңнәхмәтов, заманча кампуслар, тикшеренү үзәкләре, лабораторияләр төзү һәм җиһазландыру буенча төп проектларны гамәлгә ашыруда катнашып, илнең фәнни һәм белем бирү инфраструктурасын үстерүгә шактый өлеш кертте.
«Руслан Ринат улының өч баласы калды. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.
Үзенең һөнәри эшчәнлеге чорында ул шулай ук Лобачевский университетының күзәтчелек Советына кергән һәм элегрәк РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинның ярдәмчесе булып эшләгән.
Хушлашу мәрасиме 2025 елның 10 сентябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Мәскәү Җәмигъ мәчетендә (Выползов тыкрыгы, 7) узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз