news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә – 65 ел
Бүген Казанда академик структура булдыру турында СССР халык комиссарлары Советы карарына кул куелуга 65 ел тула
Скопировать ссылку
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казанда академик структура булдыру турында СССР халык комиссарлары Советы карарына кул куелуга 65 ел тула. Ул чагында әлеге структура СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, хәзер Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге дип атала.
Әлеге карар очраклы рәвештә кабул ителми: Бөек Ватан сугышы елларында Казан академик һәм вуз фәнендә зур роль уйный. Бирегә СССР Фәннәр академиясе фәнни учреждениеләренең төп өлеше эвакуацияләнә. Ил фәнни потенциалының шактый өлеше монда туплана. СССР Фәннәр академиясенең 33 фәнни учреждениесе, 1884 фәнни хезмәткәре Казанга җибәрелә. Алар арасында 44 мөхбир-әгъза һәм 39 академик та була. Танылган галимнәр җитәкчелегендә фронт ихтыяҗларына юнәлдерелгән тикшеренүләр алып барыла.
1945 елда оештырылган СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалын атаклы галим, академик А.Арбузов җитәкли. Бүгенге көндә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы – үзенең фәнни мәктәпләре белән яхшы мәгълүм академик институтлар комплексы.
Казан фәнни үзәге составына А.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Е.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты, Казан биохимия һәм биофизика институты, Механика һәм машина төзелеше институты, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге керә.
Үзәк институтларында 1000 гә якын кеше эшли, алар арасында Россия Фәннәр академиясенең 10 әгъзасы, 400 дән артык фән докторы һәм кандидаты бар. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге федераль дәрәҗәдәге фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне координацияли, ТР Фәннәр академиясе, Казан вузлары, Германия, Франция, Италия, АКШның зур Халыкара фәнни үзәкләре белән актив хезмәттәшлек итә, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге матбугат хезмәтеннән.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot