news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия фәне көне Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә билгеләп үтеләчәк

Тикшеренү процессының барлык звеноларын да интеграцияләү һәм фундаменталь эшкәртмәләрне сәнәгать секторында гамәлгә ашыру таләп ителә – ТФА президенты

 (Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Илебездә 8 февраль – Россия фәне көне. РФ Президентының 1999 елның 7 июнендә шул хакта гамәлгә кертелгән 717 нче указы бар, әмма бу бәйрәм башлангычы 1724 елда Петр I указы белән Фәннәр академиясенә нигез салынуга барып тоташа, димәк, Россия фәненә – 275 ел. Татарстан галимнәре бәйрәмнәрен Татарстан җитәкчелеге белән бергә моңарчы ТР Фәннәр академиясендә билгеләп үтсә, быел - Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия фәне перспективаларына багышланган брифингны башлап, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров (фотосурәттә) шулай диде. Очрашуда, шулай ук, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан илкүләм фәнни тикшеренү технологик университетының мәгариф, фән һәм сәнәгать интеграциясе буенча проректоры Илдар Абдуллин, Казан илкүләм фәнни тикшеренү техник университеты проректорының фәнни эш буенча урынбасары Рәшит Фәйзуллин катнашып, фәннең бүгенге сулышы турында аңлатма бирде.

ТР Президентының 1991 елның 30 сентябрьдагы 138 нче указы белән оешкан ТР Фәннәр академиясе карамагында фәнни тикшеренү институтлары һәм дәүләт югары уку йортлары, РФАнең академик институтлары белән берлектә булдырылган үзәкләре бар – барлыгы 10. Фән үсеше 3 юнәлештә алып барыла: фундаменталь фән, югары уку йорты фәне һәм гамәли фән. Алар барысы да сәнәгать белән бергә атларга тиеш – бүгенге көн таләбе шундый. Моннан 3 кенә ел элек без фәндә приборлар базасы юклыкка зарлансак, инде КФУ, КДТУ (КАИ), КДТУ (КХТИ) кебек уку йортларында андый база тупланды, проблема ярыйсы ук хәл ителде, әмма бу гына аз, дип, Ә.Мазһаров үсештә алдагы этап буларак фәнни тикшеренү процессының барлык звеноларын да интеграцияләүне һәм фундаменталь идеядән алып кулланма технологияләргә кадәр фундаменталь эшкәртмәләрне сәнәгать секторында гамәлгә ашыруны атады. Чынлыкта, фундаменталь фән – ул озак вакытка каралган перспективадагы технологияләр, киң мәгънәдәге технологияләр нигезе. Андый чылбыр булдыра алсак, фән һәм сәнәгать бик зур темпларда үсешкә ия булачак. Фәнне сәнәгать белән бәйләп алып баруның файдасы буларак, дип ТФА президенты мисалга “Татнефть” ААҖнең генә дә фән өчен 20 проблема куюын китерде.

Россия Фәннәр академиясенең 1945 елның 13 апреленнән гамәлгә куелган Казан фәнни үзәге составына бүген 6 фәнни оешма һәм 1 филиал керә, КФУ исә стратегик партнер булып тора, республикадагы әйдәп баручы компанияләр белән хезмәттәшлек алып барыла, ди үзәк рәисе Олег Синяшин. Россия фәне узган гасырның 90 нчы елларында түбән тәгәрәде, чөнки финанслау 17 мәртәбә киметелде, кайбер юнәлешләрдә әле дә үсеш юк, дип таный галим.

КФУ хәзер фәнни-мәгърифәти-сәнәгать холдингына әверелде, ди аның ректоры И.Гафуров. Фәнни эшчәнлектәге казанышларны санап, перспективалар мәсьәләсендә ул, медучреждениеләрнең берсе университетның базасы-үзәге булачак, февраль ахырында Париж Коммунасы ур., 9 адресы буенча ул ачылачак, җиһазландыру мәсьәләсе хәл ителде, дип игълан итте. Моннан тыш, “Татхимфармпрепараты” ААҖ территориясендә университетның үз технопаркы барлыкка киләчәк (бинасы алынган), шул рәвешле, фармацевтика һәм биотехнологияләр өлкәсендә тикшеренүләргә һәм производство белән бәйләп эш алып баруга киләсе уку елы башыннан мөмкинлекләр ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100