Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия этнография музее коллекцияләре тупланган «Татар киеме» альбом-каталогы дөнья күрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия этнография музеенда сакланган татар киемнәре коллекциясе альбом-каталог булып басылып чыкты. Китап өч телдә басылган һәм ул «Татар киеме»/»Татарский костюм»/»Tatar Clothes» дип атала.
«Бу – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән Россия этнография музееның уртак проекты. Бик күп музейларда татар киемнәре коллекцияләре бар. Иң зур коллекция Россия этнография музеенда», - диде Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында узган җыентыкны тәкъдим итү кичәсендә проектның кураторы, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.
Кунакларны рәсми зат буларак ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова сәламләде. Ул каталогны әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге проектның кыйммәтен ассызыклады.
Рауза Солтанова үз чыгышынды альбомның энциклопедик характерда булуын билгеләп үтте. Шунлыктан китап төзүдә сәнгать белгечләре һәм этнографлар белән бергә тарихчылар да катнашкан. Китапта Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайловның мәкаләсе дә урнаштырылган. Ә тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков рецензент буларак катнашкан.
«Проект бик үзенчәлекле. Гадәттә андый проектлар каталог форматында эшләнә – коллекцияләр категорияләр буенча бүленә. Бу басма традицияләрне җимерде. Татар милли костюмын тарихи киселештә бирде. Миңа калса, бу бик дөрес алым», дип бәяләде Искәндәр Измайлов.
«Китаптагы барлык мәкаләләрне дә бик рәхәтләнеп укып чыктым. Этнографик музейда, чыннан да күп байлык тупланган. Дөрес, безнең музей да аннан ким түгел. Безнең муниципаль музейларда да кызык экспонатлар бар», диде сәнгать фәннәре белгече Лилия Саттарова.
Дамир Исхаков үз чыгышында рецензент буларак китапны җентекләп укуын һәм кимчелекләрен әйтүен, аларның игътибарга алынуын әйтте. Ул төрле дәвердә төрле киемнәр булуын этнографларның язмаларыннан мисаллар китереп аңлатты.
«Безнең белгечләрнең биредәге кием үрнәкләрен куллануы бик отышлы. Мин мондагы түбәтәйгә охшаш түбәтәйне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановта күрдем. Аңа бер рәссам үз куллары белән чигеп бүләк иткән. Рөстәм Нургалиевич ул түбәтәйне төрле чараларда кигәнен күрәбез», диде ул.
Кичәдә этнография белгече Динә Гатина-Шәфыйкова, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, китапның дизайнеры Розалина Мусабирова һәм башкалар чыгыш ясады.
Кичә кунакларын видеоязма аша Россия этнографик музееның Идел буе һәм Урал буе этнографиясе бүлеге мөдире Елена Колчина, музейның фәнни хезмәткәрләре Л.Мишуринская, В.Холодная сәламләделәр. Китапта аларның фәнни мәкаләләре дә урнашкан.
Рауза Солтанова әйтүенчә, китапта татар мәгърифәтче галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйриның татар киеме турындагы хезмәтләреннән өзекләр дә бирелгән.
«Бүген Нәүрүз бәйрәме дә, халыкара Шигърият көне дә. Мин сезгә 1915 елда язылган бер шигырьне укымакчы булам», диде Рауза Солтанова һәм: «Безнең фирма ачылды 93нче елда, армый-талмый тырышабыз без һаман ошбу юлда», дип башланган шигырь укыды. Әлеге шигырь кәләпүшләр һәм башка баш киемнәре сатыла торган фирмага реклама иде.
Китапның pdf версиясе ИЯЛИның рәсми сайтындагы китаплар бүлегенә урнаштырылган. Китап белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз