Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Этнография музеенда татарларга багышланган даими экспозиция булачак
Биредә патша чорыннан, ягъни Петербург төзелгәннән бирле җыелган татарның мирасы тупланган.
(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Россия Этнография музеенда татарларга багышланган даими экспозиция булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Россия Этнография музее белән танышты. Музей директоры Владимир Груссман белән очрашу барышында алар Татарстан һәм Петербург арасында, музейлар арасында багланышлар, киләчәккә планнар турында сөйләшкәннәр.
"Этнография музеенда безнең автономия татарлар өчен бер аерым бүлмә алу, шунда даими экспозиции булдыру өстендә эш алып бара. Музей директоры Владимир Моесеевич риза, бу мәсьәлә Татарстанның ярдәме белән тиздән хәл ителер дигән өмет бар. Монда патша чорыннан, ягъни Петербург төзелгәннән бирле җыелган татарның мирасы тупланган", дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.
"Татар-информ" бүген Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта Гавриил Державин музей-утарында булды, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз