news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия этнография музее Казанда Бөек Болгар мирасы проектын тәкъдим итә

Россия этнография музее Казанда, Уфада һәм Чиләбедә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә проектын тәкъдим итә.

Килүчеләр XIX - ХХ гасыр башындагы тарихи фотосурәтләр һәм уникаль костюмнарны, декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен күрә алачак. «Идел Болгары. Бөек мирас» күргәзмәсе 30 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр Башкортстанның Милли музеенда тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Башинформ» яза.

Россия этнография музееның коллекцион җыеныннан XIX гасыр алтын тегү, күн мозаика, зәркан эшләнмәләр һәм уникаль костюмнар комплексы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100