news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия эстрадасы йолдызы Нюша Әлмәттә тавыш бирде

Бүген җырчы Ленин мәйданында әлмәтлеләргә үз җырларын да бүләк итәчәк.

(Әлмәт, 18 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Россия эстрадасы йолдызы Нюша Әлмәттә тавыш бирде. Бүген җырчы Ленин мәйданында әлмәтлеләргә үз җырларын да бүләк итәчәк. Концертка керү өчен сайлау участокларына барып, тавыш бирергә һәм #ИгелеклеӘлмәт беләзекләренә ия булырга кирәк, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

Танылган җырчы «Нефтьче» Мәдәният сараенда тавыш бирде. Соңрак аның иҗатын сөючеләр белән биредә үк матбугат конференциясе булды. Нюша 18 мартта нефтьчеләр башкаласында иҗади сәфәр белән булачагын белгәч, бик шатланган. Чөнки Татарстан аның өчен якын төбәккә әверелгән. Безнең республиканың уңышларына да ул соклана.

"Әлмәткә килүемә бик шатмын. Бу минем беренче генә килүем түгел. Гомумән, Татарстанда еш булам. Мин футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе да бит әле. Бу уңайдан ике чит ил артисты белән озакламый яңа сингл тәкъдим итәчәкбез. Әлегә серләрне, артистларның исемнәрен ачып бетерәсем килми. Безне күзәтеп барыгыз. Ил белән идарә итү җиңел түгел. Аңа көчле Президент кирәк. Бүген бердәм булып һәркем киләчәгебез өчен тавыш бирер дип ышанам", - дигән Нюша Әлмәттә.

Матбугат конференциясендә район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашкан. "Җыр белән яшәргә рәхәтрәк. Элек-электән үк безнең халык авыр чакта да, күңелле булганда да җырлаган. Без дә гаилә бәйрәмнәрендә баянга татарча җырлар җырлыйбыз, – дип җавап биргән мэр "Сез үзегез җырлыйсызмы?" дигән сорауга җавап биреп. – Узган ел музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясадык һәм өлкәннәргә дә җыр белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек булдырдык. Бик теләп йөриләр. Үзем дә җыр буенча дәресләр алдым. Кеше иҗади булган саен, ул шул кадәр камилрәк, ягымлырак була. Бүген очрашуда яшьләрнең, балаларның күп булуына сөенәм. "Созвездие – Йолдызлык" кебек фестивальләр дә яшь буынга беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Миллионлаган баланы артистлар да рухландыра. Безнең зур илебездә кеше һәр яклап үсеш алсын өчен төрле юнәлештә ярдәм, мөмкинлек бар".

Кичке сәгать 7 дә бүген Ленин мәйданында зур бәйрәм концерты булачак. Анда Элвин Грейның килүе дә көтелә. Сайлау участокларында беләзеккә ия булучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100