news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Эш һәм мәшгульлек хезмәте салкында хезмәт кую белән бәйле сорауга ачыклык кертә

Федераль хезмәт эш бирүчеләрне урамда арктик салкыннар булганда, ачык һавада күпме эшләүләре турында онытмаска чакыра.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия Эш һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) эш бирүчеләрне урамда арктик салкыннар булганда кешеләрнең ачык һавада күпме һәм ничек эшләүләре турында онытмаска чакыра, дип яза “Российская газета”.

Бу беренче чиратта төзүчеләргә, ремонтчыларга, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы эшчеләренә, гомумән, шәһәр тормышы алардан башка бара алмаган тармак кешеләренә кагыла.

Хезмәт кодексында медицина тикшеренүе узган сәламәт кешеләр генә салкында эшли ала, диелгән. Алар климатик шартларга ярашлы саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш, дип җиткерә Россия Эш һәм мәшгульлек федераль хезмәте.

Һава температурасы10 градус салкын булганда урамда тоташ 2,8 сәгатьтән артык эшләргә ярамый. Моннан соң тәнәфес һәм җылы бинада ял теп алырга һәм ял вакыты түләүле булырга тиеш.

"Кайбер очракларда салкыннарда предприятиеләрдә һәлакәт тә килеп чыгарга мөмкин. Бу вакытта эш кайчак тукталып тора, – диелгән Хезмәт министрлыгы хәбәрендә. –Андый  очракта Россия Хезмәт кодексының 157 маддәсе нигезендә эш бирүче тарафыннан тариф ставкасының (окладның) өчтән ике өлеше түләнә. Салкыннарда тиешле чаралар күрелмәсә һәм эшче сәламәтлегенә куркыныч янаса, эш бирүче җәзага тартыла ала".

Хезмәт кануннары үтәлмәгәндә административ штраф күләме җитәкче затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 1-5 мең, юридик затларга 30-50 мең сум каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100