Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия элемтә операторлары сим-карта өчен акча ала башлады
Россиянең иң эре элемтә операторлары абонентны тоташтырганда сим-карта өчен аерым түләү ала башлады. Компанияләр моны сим-карталарның бәясе 3,5 тапкыр кыйммәтләнүгә бәйләп аңлата, дип яза «Коммерсант».
«Мондый карар операторның яңа абонентны тоташтыру чыгымнарын өлешчә компенсацияләргә мөмкинлек бирә, шул исәптән 2022 елда бәясе берничә тапкыр арткан сим-карта чыгымнарын да», – дип китерә газета бер компаниянең җавабын.
Санкцияләр аркасында операторлар көнбатыш илләрдәге җитештерүчеләрдән сим-карталар сатып алмый башлады һәм Кытайда җитештерелгән чипларга күчте.
Экспертлар фикеренчә, вазгыять интернет әйберләр базары үсешенә янарга мөмкин. Тик бу сим-карталар белән тәэмин итү проблемасы яңа дәрәҗәгә чыкса гына мөмкин булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз