news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе һәм Инкассация идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә

Очрашуга 8 (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин

 (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 октябрьдә, 10.00-12.00 сәгатьләрдә РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә Россия Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов гражданнарны кабул итәчәк.

Шулай ук бу көнне 10.00-13.00 сәгатьтә хәрби хезмәткә чакыру, контракт буенча хәрби хезмәткә җыю, гражданнар белән рухи-психологик мәгълүмат эшләре алып бару мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак. Кызыксындырган сорауларыгыз буенча 221-80-38 телефонына мөрәҗәгать итә аласыз.

16 октябрьдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә Инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов гражданнарны кабул итә.

Очрашу урыны: Казан, Кремль урамы, 12/20 йорт.

Очрашуга 8 (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100