news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия электрон паспорты нинди булачагы билгеле

Электрон паспортта берничә документ берләштереләчәк.

(10 октябрь, Казан, "Татар-информ"). Россия электрон паспорты нинди булачагы билгеле булды. Бу хакта ТАСС яза.

Россия гражданины паспортының яңа формасы, гадәти кәгазь гомумгражданлык паспортындагы кебек үк, фотография, бармак эзләре турындагы мәгълүматны һәм аның электрон имзасын да үз эченә алачак.

Электрон паспортта берничә документ берләштереләчәк. Монда СНИЛС, машина йөртү таныклыгы һ.б. булыр дип планлаштырыла. Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.

Бу документ ярдәмендә кешеләр дәүләт хезмәтләрен һәм реестрларын куллана алачак. Хезмәт күрсәтүләр турында язма электрон рәвештә теркәләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot