news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия электрон мәктәбе» порталында кытай теле буенча уку курсы ачылды

Ул 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия электрон мәктәбе» порталында өйрәнеп була торган телләр исемлеге киңәя.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, монда РЭШ өчен махсус эшләнгән кытай теле буенча уку курсы урнаштырылган. Ул 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм 243 дәрестән тора.

Фән курсы «Фонетика һәм иероглификаның кереш курсы», «Танышу һәм тамаша», «Минем дусларым һәм танышларым», «Гаилә һәм йортым», «Вакыт һәм һава торышы», «Кулинария һәм туклану культурасы», «Якты гардероб һәм тышкы кыяфәт», «Спорт һәм сәламәтлек турында кайгырту», «Мәктәп тормышы», «Буш вакыт, хобби һәм мавыгулар», «Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау», «Традицияләр, мәдәният һәм бәйрәмнәр», «Шәһәрдә һәм авылда тормыш», «Пекинга сәяхәт» һәм башка тематик бүлекләрне берләштерә.

Һәр дәрес, гадәттәгечә, берничә модульдән тора, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot