Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия Ел укытучысы» конкурсының төбәк этаплары 20 сентябрьгә кадәр озайтылды
Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын ноябрь аенда Волгоградта үткәрү планлаштырыла.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этапларын үткәрү вакыты 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк шул турыда әйтте. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без төбәк этапларында җиңүчеләр өчен 28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр семинар уздырырга ниятлибез. Ул конкурсның беренче, көндезге-читтән торып үткәрелә торган этабын үз эченә алачак. Йомгаклау этабында катнашырга теләүчеләрнең барысы да 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган чарада катнашу мөмкинлегенә ия булсын өчен эшләнә», — диде Басюк.
Конкурс 1 июньгә кадәр тәмамланырга планлаштырылган иде. Төбәк этаплары, эпидемиологик хәл аркасында, Россия төбәкләренең өчтән берендә узды. Конкурсның йомгаклау федераль этабын 2-10 ноябрьдә Волгоградта үткәрү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз