Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия ел укытучысы-2021» бәйгесенең 15 финалисты арасында Татарстан укытучысы бар
83 укытучы арасыннан 15 лауреат сайлап алынды, алар «Мастер-класс» һәм «Сыйныф сәгате» сынауларында көч сынашачак.
(Ростов, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 15 лауреаты исеме билгеле. Алар арасында Татарстан данын яклаучы Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова бар.
Бу минутларда лауреатларны Ростов на Дону шәһәренең 11 нче лицеенда узган тантаналы чарада игълан иттеләр.
Дүрт көн дәвамында илнең төрле төбәкләреннән 83 укытучы, сигез төркемгә бүленеп, 89 жюри әгъзасы алдында методик остаханә һәм дәрес үткәрү осталыкларын күрсәтте. Иң оста дип танылган 15 лауреат «Мастер-класс» һәм «Сыйныф сәгате» сынауларына узды.
Жюри вәкилләре укытучыларга мөрәҗәгать итеп, барысының да осталыкларын ассызыклады. «Дүрт көн өчен рәхмәт, бик эчтәлекле булды, бәйрәм бүләк иттегез, үзебез дә күп нәрсәне сездән өйрәндек. Үз эшегезне ничек яратканыгызны күрдек. 21 гасырның чын педагогларын күрдек. Шәһәр һәм авыл арасында аерма юк, бу бит шәп, сез барыгыз да оста мөгаллимнәр», — диделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз