news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Россия ел студенты" премиясе Гран-приен алучыны 200 мең сум бүләк көтә

Россия Беренче илкүләм премиясе финалында 300дән артык студент катанаша

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда 21-26 ноябрь көннәрендә узачак "Ел студенты-2014" Россия I  илкүләм премиясе финалында Россиянең төрле төбәкләреннән 300дән артык студент катнашачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе рәисе Вячеслав Адерихин сөйләгәнчә, "Ел студенты-2014" финалына төбәк һәм читтән торып федераль этапларны үткән егетләр һәм кызлар киләчәк.

"Бу иҗат, спорт, уку, фән һәм башка юнәлешләр буенча илнең иң яхшы студентлары", - дип билгеләп үтте Адерихин. "Ел студенты" конкурсы 10 номинациядә узачак. Сүз уңаенда, конкурс федераль дәрәҗәдә беренче тапкыр үткәрелсә, шул исемдәге республика премиясе киләсе елда үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рөстәм Гарифуллин хәбәр иткәнчә, "Ел студенты" Гран-при иясе 200 мең сум премия алачак. Калган 9 номинациядә җиңүчеләргә 20 шәр мең сум биреләчәк. Бәйгедә Татарстан данын "Ел студенты-2013" конкурсында җиңгән Илдар Хөҗҗәтов яклый.

Искәртеп узабыз: "Ел студенты" Россия илкүләм премиясе финалы "Студентлар Россиясе" форумы кысаларында узачак. Шулай ук бу көннәрдә Казанда "Россиянең иң чибәр студенты"н да сайлаячаклар. Конкурста үз вузлары һәм төбәкләрендә сайлап алу этапларын узган 50дән артык кыз катнашачак. Бәйгедә җиңеп чыккан кыз 2015 елның язында Минскида булачак "Яз патшабикәсе" халыкара студентлар конкурсында катнаша. Бүгенге көндә конкурс 20дән артык илне берләштерә. Татарстан Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров сүзләренчә, "Россиянең иң чибәр студенты" конкурсында Татарстан данын республиканың 8 вузыннан 8 кыз яклаячак. Сайлап алу этаплары "Әкият" курчак театрында оештырылачак.  "Россия ел студенты" һәм "Россиянең иң чибәр студенты" финаллары Идел буе физик культура һәм спорт академиясенең укыту-лаборатор корпусында узачак.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100