news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ел саен 500 мең кешедә онкология ачыклана

Шуларның 100 меңе авыру ачыкланганнан соң 12 ай эчендә дөнья куя.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясендә рак белән ел саен 500 мең кеше авырый башлый. Шуларның 100 меңе авыру ачыкланганнан соң 1 ел эчендә дөнья куя. Бу саннарны пәнҗешәмбе көнне Халыкара яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының онкология буенча  штаттан тыш баш белгече Михаил Давыдов китергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Ел саен Россиядә 500 мең кеше яман шеш белән авырый башлый”, - дип белдергән ул.

Шул очракларның якынча яртысында кешенең рак белән авыруы соңгы стадиядә генә (өченче яисә дүртенче) ачыклана. Шуңа күрә пациентларның 300 меңгә якыны вафат була. “Шуларның 100 меңе рак авыруы ачыкланганнан соң 12 ай эчендә дөнья куя”, - дип өстәгән Давыдов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100