news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ел башыннан бодай экспортын 63 процентка арттырган

Россия 2026 ел башыннан ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары экспортын узган ел белән чагыштырганда 52 процентка – 17,8 млн тоннага кадәр арттырды. Бодай экспорты 63 процентка арткан һәм 11,2 млн тонна тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС.

Экспорт продукциянең барлык төрләре буенча да арткан: бөртекле культуралар – 63 процентка (14 млн тоннадан артык), азык һәм катнаш азык – 22 процентка (1,8 млн тонна), майлы культуралар – 33 процентка (1,1 млн тоннага якын), бөртекле-кузаклы культуралар – 30 процентка (637,6 мең тоннага якын).

Кукуруз экспорты икеләтә арткан (1,6 млн тонна), арпа – 33 процентка (1,1 млн тонна).

Россия ашлык продукциясе Төркиягә, Мисырга, Кытайга, Кениягә, Камерунга, Көньяк Африка Республикасына һәм башка илләргә сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot