news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия экспортка хәләл продукция эшләүне арттыра

Азык-төлек җитештерүчеләргә перспективалы илләр базарына чыгу җиңеләячәк.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Хәләл продукция аккредитациясе халыкара форумында (IHAF) катнашырга җыена. Бу хәләл продукцияне ислам илләренә җибәрү мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта “Эшлекле иртә”дә “Российская газета”га Росаккредитация җитәкчесе Алексей Херсонцев сөйләгән.

"Без ел ярым-ике ел дәвамында IHAF эшче органнарына керү өчен тырышачакбыз, ул безгә перспективалы илләр базарына чыгарга күпер булачак”, - дип җиткергән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot