news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия экспертлары яңа түләү берәмлеге булдырырга тәкъдим итте

Россия Фәннәр академиясенең Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәге һәм Халык хуҗалыгын фаразлау институты экспертлары РБКга шундый фикерен белдерде.

Экспертлар фикеренчә, исәп-хисапны долларсыз формалаштыру системасы белән Евразия икътисади берлеге илләре, Кытай, Һиндстан, Иран, Төркия һ.б. дәүләтләр кызыксынырга мөмкин. Бу аларга резерв валюталарга (аны эмитент-илләр геосәяси корал буларак файдаланырга мөмкин) бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәгендә искәртүләренчә, яңа түләү берәмлегенең эчке бәясе катнашучы илләрдә булган ресурслар, аерым алганда алтын һәм кыйммәтле металлар белән тәэмин ителергә тиеш.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге берәмлек курсы дөнья базарындагы ресурсларның уртача бәясенә бәйле булачак, системаның клиринг үзәге исә тышкы сәүдә операцияләре өчен милли валюталарны алыштырачак.

24 февральдә РФ Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгатендә Донбасста махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Көнбатыш илләре операцияне гаепләп чыкты һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга кереште.  

 

news_right_1
news_right_2
news_bot