Россия ЭЭМ Менделеевски буенча бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр
Бүлекнең элеккеге җитәкчесе Геннадий Сушков агымдагы елның сентябрендә квадроциклда әйләнеп капланып, фаҗигале төстә вафат булган иде
(Чаллы, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия ЭЭМ Менделеевски буенча бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Вазыйфага билгеләү тантанасы ТР буенча ЭЭМ министры урынбасары Рафаил Гыйльманов катнашында узды. РФ ЭЭМ Менделеевски буенча бүлегенең яңа җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Айбулат Юнысов билгеләнде. Ул 1972 елда Башкорстанның Миякин районы Минеузтамак авылында туган.
Район башлыгы Игорь Привалов ЭЭМ ның яңа җитәкчесенә нәтиҗәле эш һәм ведомство карамагындагы территориядә тотрыклылыкны сакларга теләде, дип хәбәр итә Менделеевски муниципаль районы матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, бүлекнең элеккеге җитәкчесе Геннадий Сушков агымдагы елның сентябрендә квадроциклда әйләнеп капланып, фаҗигале төстә вафат булган иде.