Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе яңа сайтка күчә
Сайтта шәһәрнең җинаятьләр картасы барлыкка килгән
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе яңа сайтка күчә. Бүген Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсендә Идарә тарихы музееның яңа эскпозициясен ачу тантанасында аны тәкъдим итү булды.
РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников сөйләгәнчә, сайт полиция хезмәткәрләре өчен түгел, ә гади гражданнар өчен ясалган. Монда һәр кеше файдалы мәгълүматны таба ала. Шәһәрнең җинаятьләр картасы сайтның яңалыгы булган, монда җинаятьләр иң күп була торган урыннар күрсәтелгән. Барыннан да бигрәк ул, балаларын кая җибәрергә, кая җибәрергә ярамаганлыгын белсеннәр өчен, әти-әниләргә йөз тоткан.
Umvd-kazan.ru сайты берничә рубриканы үз эченә ала. Кулланучылар хәбәрләрдән тыш, дәүләт хезмәтләре, эчке эшләр органнарына хезмәткә кабул итү тәртибе һ.б. турында белә ала.
Идарәнең сайтында 15тән артык актив бүлек тәкъдим ителгән. Аның берсендә Идарә музееның виртуаль версиясе күрсәтелгән.
Umvd-kazan.ru сайты якын арада эшләтеп җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз