news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге җитәкчесе билгеләнде

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге җитәкчесе билгеләнде
Фото: http://pestrecy-rt.ru/

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге башлыгы итеп юстиция подполковнигы Азат Хәбибрахманов билгеләнде. ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев аңа шәхсән үзе хезмәт таныклыгы тапшырды. Бу хакта «Алга» сайтындңа хәбәр ителә.

«Азат Хәбибрахманов үз вакытында бик яхшы милиция белеме алган, бу бүлектә хезмәт карьерасын башлаган, бай процессуаль эшчәнлек тәҗрибәсенә ия. Әлбәттә, күп кенә яңа юнәлешләрне тиз арада үзләштерергә туры киләчәк. Сез хәзер җитәкче һәм бу коллектив өчен, район территориясендәге торыш өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алдыгыз. Сезгә уңышлар телим! – диде Алексей Анатольевич үз чыгышында.

Район башлыгы Илһам Кашапов, район хакимияте полиция бүлегенә, беренче чиратта, кадрлар мәсьәләләрендә һәрьяклап ярдәм итәчәк, дип өстәде.

Азат Марс улы Хәбибрахманов Казанда туган, Ленино-Кокушкино мәктәбендә укыган. Югары белемне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында ала. Яшь белгеч буларак 2008 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлегенә тикшерү бүлеге тикшерүчесе булып эшкә керә. 2014 елдан тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара.

Өйләнгән, хатыны белән ике кыз тәрбияли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100