news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Лаешка китте

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Лаешка китте
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеген җитәкләгән Рәдиф Баһавиев Лаешка нәкъ шундый ук вазифага күчерелде. Ул бу вазифада 2022 елдан бирле эшли. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Шулай итеп 13 февральдән Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеген Рәдиф Баһавиев җитәкли башлады. Бүген бүлек коллективына аны ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев тәкъдим итте.

Рәдиф Баһавиевка 52 яшь, ул Арча районында туган, Эчке эшләр органнарында хезмәтен 1995 елда Казанның Совет районы эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү төркеме оперуполномоченные вазифасында башлый. 2009 елдан 2022 елга кадәр Казанда өч полиция бүлеге — «Азино-2», «Гвардейский» һәм «Танкодром» белән җитәкчелек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot