news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы бүлегенең яңа җитәкчесе Айрат Гобәйдуллин булды

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы бүлегенең яңа җитәкчесе Айрат Гобәйдуллин булды
Фото: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстанның Арча районы бүлегенең яңа җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Айрат Гобәйдуллин билгеләнде. Моңарчы ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкара иде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Дамир Сатретдинов бүлекнең шәхси составына һәм район җитәкчелегенә Гобәйдуллинны тәкъдим итте. Җитәкчелекне алыштыру район полициясенең эш темпына уңай тәэсир итәчәк һәм аның нәтиҗәлелеген арттырачак, дип билгеләп үтте ул.

Фото: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Яңа җитәкче район җитәкчелеге белән дә, прокуратурадагы һәм судтагы коллегалары белән дә хезмәттәшлекне дөрес оештырачак. Бу хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаныч белдерде Дамир Сатретдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot