news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия эчке эшләр органнары идарәсе системасы, территориаль органнары оптимальләштерелә
Биредә милициягә хас булмаган артык функцияләр алыну, югары квалификацияле кадрлар әзерләү турында сүз бара
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия милициясен күләмле модернизацияләүгә юнәлтелгән вакытта хәзер бөтен системаны тамырдан реформалау турында сүз бара. Безнең омтылышлар эчке эшләр органнары структурасы һәм функцияләрен милиция эшчәнлегенә хас булган төп максатларга боруга юнәлтелгән. Барыннан да элек, бу – җинаятьчелеккә каршы тору һәм илдә хокук тәртибен тәэмин итү. Бу мәсьәләдә ачыклык кертеп, Россия милициясенең кайсы юлдан барачагы хакында бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә БДБ илләре Эчке эшләр министрлыгы (Полициясе) аппаратлары җитәкчеләре киңәшмәсендә Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев түбәндәгеләрне хәбәр итте.
Бүген Россия эчке эшләр органнары идарәсе системасы һәм аның территориаль органнары оптимальләштерелә: транспорт милициясе структурасы үзгәрү, режим объектларында эчке эшләр органнары идарәсен камилләштерү, личный составны 20 процентка кыскару (шул исәптән үзәк аппарат подразделениеләре саны 50 процентка), милициягә хас булмаган артык функцияләр алыну, әйтик, медициан айныткычлары, Россия Федерациясе чикләре чигенә гражданнарны административ рәвештә чыгару, автотранспорт чараларын техник тикшерү – боларны тиешле министрлыклар карамагына тапшыру дип күзалларга кирәк. Шуңа күрә кадрлар белән тәэмин ителешкә аеруча зур игътибар бирелә, чөнки XXI гасыр милициясе төрле яктан камил кеше, югары әхлакка ия, стандарт булмаган вазгыятьтә дә вакытында тиешле чарасын күрерлек югары квалификацияле булырга тиеш. Шушы мәсьәләләрне чишү һәм тәҗрибә уртаклашу максатында, бүген Берләшкән Дәүләтләр Берлеге илләре Эчке эшләр министрлыгы (Полициясе) аппараты җитәкчеләре Татарстанга җыелды, дип басым ясап әйтте очрашуда министр Рәшит Нургалиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot