news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия эчке эшләр министры коррупция очраклары аеруча күп очраган биш өлкәне атаган

Моннан тыш, Колокольцев коррупцияне кисәтү юллары һәм хокук саклаучыларның төбәк хакимиятләре белән хезмәттәшлеге турында да сөйләгән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев коррупциягә каршы көрәш Советы президиумы утырышында коррупция очраклары аеруча күп очраган өлкәләрне атаган, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Министр әлеге мәгълүматларны хокук саклау органнарының бюджет акчаларын максатчан кулланмау һәм урлауга каршы көрәш алып бару эшенә багышланган докладында китергән.

Әлеге өлкәләргә төзелеш һәм юлларны тоту, дәүләт сатып алу, мәгариф, сәламәтлек, фән һәм мәдәният тармаклары керә, дип билгеләп үткән ул.

Моннан тыш, Колокольцев коррупцияне кисәтү юллары һәм хокук саклаучыларның төбәк хакимиятләре белән хезмәттәшлеге турында да сөйләгән.

Утырышта катнашучылар шулай ук коррупцияле гамәлләрдән килгән зыянны кайтарту турында, беренче чиратта, дәүләткә законсыз алынган мөлкәтне кайтару турында да сөйләшкәннәр.

Искәртеп узабыз: апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин 2016–2017 елларга Илкүләм коррупциягә каршы көрәш планын раслаган иде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100