news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә яңа җитәкче килде

Полиция полковнигы Айрат Баһауов Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеген җитәкләгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә яңа җитәкче килде
almet-rt.ru

(Әлмәт, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 октябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул – полиция полковнигы Айрат Баһауов.

Элек яңа җитәкче Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеген җитәкләгән.

Артем Хохорин Айрат Баһауовның хезмәт елларында үзен профессиональ һәм грамоталы җитәкче буларак танытуын билгеләп үтте.

Айрат Баһауов министрлык җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен әйтте һәм райондагы хокукый тәртипне ныгыту өчен барысын да эшләячәген әйтте.

Моннан тыш, министр шәхси состав белән эшлекле киңәшмә дә үткәрде. Аның эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, шулай ук район суды, прокуратура, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкилләре һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Әлмәт шәһәрендәге идарәсе җитәкчеләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot