news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия Эчке эшләр министрлыгының экспертиза-криминалистика хезмәтенә – 90 ел
Шул уңайдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Экспертиза-криминалистика үзәге җитәкчесе, милиция подполковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов журналистлар белән очрашып, әлеге хезмәтнең эше белән таныштырды
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы экспертиза-криминалистика хезмәтенә 1 мартта 90 ел тулды, дөрес, аның тарихы узган гасырларга барып тоташа, хәтта җинаять эшләре тикшерү хезмәте оештырылганнан да элегрәккә, дип белдерде бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Экспертиза-криминалистика үзәге җитәкчесе, милиция подполковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов журналистлар белән үткәрелгән брифинг барышында. Бүген республика буенча Экспертиза-криминалистика үзәге Аппаратында 9 бүлек, 20 территориаль подразделение бар. Әлеге үзәктә барлыгы 400дән артык кеше хезмәт куя, аларның 28 проценты – хатын-кызлар. Хезмәткәрләрнең һәммәсе дә югары белемле, 6сы фәннәр кандидаты, 4се кандидатлыкка дәгъва кыла. Шушы хезмәткәрләрнең 46 проценты экспертиза эшенә дистә елдан артык эшчәнлеген багышлаган.
Ә.Мөхәммәтҗанов: «ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге ярдәме белән, Экспертиза-криминалистика үзәге, Казан юридик институты һәм Чаллыдагы Эчке эшләр министрлыгының укыту үзәге базаларында уку класслары һәм криминалистика полигоннары төзелеп, заманча техника белән җиһазландырылды, андый полигоннар Россия буенча башка урында күргәнем юк. 2006 елда биредә ил күләмендә үткәрелгән семинар-киңәшмә барышында да бездәге мөмкинлекләрнең иң яхшысы булуы хакында әйтелде», - дип, нәтиҗәдә, ел саен 100дән артык хезмәткәрне 7 төрле традицион криминалистика экспертизасы үткәрү эшенә үзлектән эшләрлек итеп әзерләү мөмкинлеге һәм хокукы бирелүен ассызыклап әйтте. Гомумән, Экспертиза-криминалистика үзәгенең техник мөмкинлекләре һәм белгечләренең белем дәрәҗәсе Россия Эчке эшләр министрлыгының норматив документларында каралган 48 төрдәге экспертиза-тикшеренү эшләре үткәрергә сәләтле. Болардан тыш, 2006 елдан бирле психик-физиологик экспертиза да шушында үткәрелә, 2007 елдан – төзелеш экспертизасы һәм эксперимент рәвешендә товар белгечлеге буенча. «Соңгы өчесе исә Россия Эчке эшләр министрлыгының экспертизалар исемлегенә бөтенләй кертелмәгән һәм андый төр экспертизалар Россиядә эчке эшләр системасында башка урында гамәлдә түгел, ә психик-физиологик экспертиза Россия күләмендә бердәнбере. Киләчәктә Россиянең башка төбәкләрендә аны гамәлгә кертү ниятләнә, әлегә илебез төбәкләреннән экспертиза үткәрүне сорап бирегә мөрәҗәгать итүчеләр шактый», - дип басым ясап әйтте үзәк башлыгы.
Узган елны Экспертиза-криминалистика үзәге хезмәткәрләре тарафыннан һәлакәт булган 51 меңнән артык урынны карап-тикшереп, 38 меңнән күбрәк экспертиза һәм 183 меңгә якын тикшеренү эше үткәргән. Милиция подполковнигы Ә.Мөхәммәтҗанов биргән мәгълүматларга караганда, тикшерү һәм оператив подразделениеләрнең бергә актив эшләгәнгә, җинаять эшләрен ачкан вакытта җинаять кылынган урыннардан алынган эзләр һәм башка матди дәлилләр нәтиҗәлерәк кулланыла башлаган, җинаять эшен ачу һәм тикшерү барышында экспертлар катнашуы елдан-ел арта барып, хәзер 47 процентка җиткән һәм бу Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, иң югары күрсәткеч санала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot