news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге ветераннары бәйрәм итте

Бүген ветераннар оешмасы сафларында 55 пенсионер тора.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге ветераннары бәйрәм итте
aksubayevo.ru/

(Аксубай, 26 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге ветераннары эчке гаскәр һәм эчке эшләр органнары ветераннары көнен билгеләп үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүген ветераннар оешмасы сафларында 55 пенсионер тора һәм аларның күбесе Россия ветераннар Советы оешуга 28 ел тулуны билгеләп үтү өчен бәйрәм өстәле артында очрашты.

– Эчке эшләр министрлыгы ветераны - горур яңгырый һәм ул зур әһәмияткә ия. Анда эчке эшләр министрлыгы һәм эчке гаскәрләренең тулы бер тормышы, тәҗрибәсе, профессиональлеге, күңел байлыгы, – дип сәламләде хезмәттәшләрен ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов.

Ветераннар вафат булган иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ветераннарның батырлыкларын билгеләп, яшь коллегаларына теләкләрен җиткереп, Шамил Сәхәбетдинов ветераннар оешмасы рәтен тулыландырган Рафаэль Хамәтгатинга һәм Илгизәр Нурхаметовка Эчке эшләр министрлыгы ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы таныклыкларын тапшырды.

Ветераннарны Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Илгиз Алмакаев, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, отставкадагы милиция полковнигы Николай Прончатов, Нурлат шәһәренең ветераннар оешмасы рәисе Александр Мясников котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot