news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Эчке эшләр министрлыгында паспортның соңгы битен алыштырырга тәкъдим иттеләр

РФ Хөкүмәте карарына тәкъдим ителгән төзәтмәләр паспорт гамәлгә яраксыз дип табылган очракларны билгели.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). РФ Эчке эшләр министрлыгы Россия паспортының соңгы битенә документны үзеңә 20 һәм 45 яшь тулганнан соң 30 көн дәвамында яңарту кирәклеге турында искәртмә кертергә тәкъдим итте. Проект норматив хокукый актлар порталында дөнья күргән.

РФ Хөкүмәте карарына тәкъдим ителгән төзәтмәләр паспорт гамәлгә яраксыз дип табылган очракларны билгели. Әйтик, анда дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелгән яки документ ялган кәгазьләр буенча рәсмиләштерелгән очракта. Мондый паспортлар конфискацияләнә.

Закон проекты кабул ителгән очракта, паспортның соңгы битеннән документта кан төркемен һәм резус-факторны күрсәтү ихтималы турындагы искәртмәләр юкка чыгачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot