news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Эчке эшләр министрлыгы сайты техник сәбәпләр аркасында эшләми

Регламент эшләре бару сәбәпле, кешеләр эчке Эшләр министрлыгы линиясе буенча дәүләт хезмәтләреннән файдалана алмый.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтына техник сәбәпләр аркасында кереп булмый. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итттеләр.

Регламент эшләре аркасында, кешеләр таныклыкларын ала һәм Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча башка дәүләт хезмәтләреннән файдалана алмый.

«Матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, хәзер «Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайты» аппарат-программа комплексында аппарат һәм программа тәэмин ителешен камилләштерү буенча регламент эшләре алып барыла», - дип сөйләделәр полициядә.

Эшләр кайчан тәмамланачагы турында мәгълүмат юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot