Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Эчке эшләр министрлыгы Казандагы ветераннарын котлый
Россия Эчке эшләр министрлыгы Казандагы ветераннарын котлый
(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, иртәгә Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында республиканың Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының генерал-майор Виктор Елисеев җитәкчелегендәге академия җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.
Кичәдә башкарылачак яраткан җырлар - Россия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенең ветераннарга бүләге ул. Ансамбль мондый концертлар белән инде Беслан, Владикавказ, Грозный һәм Новороссийски шәһәрләрендә булырга өлгергән. Артистлар Казаннан соң Санкт-Петербургка һәм Мурманскига юл тотачак. Программа буенча алар барлыгы 18 шәһәрдә булачак. Концерт барышында эчке эшләр ораннары ветераннарыннан эчке эшләр хезмәте полковниклары Вагыйз Солтанов, Борис Ботов, Евгений Ильин, шулай ук милиция полковниклары Гали Дәүлиев һәм Эдуард Трофимов “Бөек Җиңүнең 60 еллыгында җәмәгатьчелек тануы” дигән Көмеш Йолдыз ордены белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз