news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Эчке эшләр министрлыгы илкүләм стандартлар исемлеген әзерләде

Яңа таләпләр юлдагы мөмкин булган чокыр үлчәмен күрсәтә: чокыр-чакырның озынлыгы – 15, киңлеге – 60, тирәнлеге – 5 сантиметрдан артмаска тиеш.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы һичшиксез үтәлергә тиешле стандартлар (ГОСТ) һәм төзелеш норма-кагыйдәләре (СНиПов) исемлеген әзерләде, дип хәбәр итә "Российская газета".

Беренче чиратта, бу юлларның сыйфатына һәм хәрәкәт куркынычсызлыгына тәэсир итү нормаларына кагыла. Яңа ГОСТлар юлдагы мөмкин булган максималь чокыр үлчәмен күрсәтә: чокыр-чакырның озынлыгы –15, киңлеге – 60, тирәнлеге – 5 сантиметрдан артмаска тиеш.

Әлеге карар җимерек юлларда һәлакәтләр саны күп булу белән бәйле. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 2016 елда 71,5 мең юл-транспорт һәлакәтендә, турыдан-туры булмаса да, урам-юлларның төзек булмавы сәбәпче. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 13,5 процентка артыграк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100