Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Эбола бизгәгенә каршы көрәшкә 20 миллион доллар бүлеп бирәчәк - Д.Медведев
Аның сүзләренчә, тагын бер өстенлек булып Азия-Тын океан төбәгендә гамәлдә булган гадәттән тыш хәлләрдә тиз арада эш итү механизмнарын ныгыту тора
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Эбола бизгәгенә каршы көрәшкә 20 миллион доллар бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итте РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Көнчыгыш Азия саммиты утырышында чыгыш ясап.
Аның сүзләренчә, тагын бер өстенлек булып Азия-Тын океан төбәгендә гамәлдә булган гадәттән тыш хәлләрдә тиз арада эш итү механизмнарын ныгыту тора. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә табигый техноген бәла-казаларны фаразлау һәм бетерү өчен заманча космик технологияләрдән файдалану өлкәсендә җитди эшләнмәләргә ия.
Шулай ук транспорт инфраструктурасын үстерү, Россия белән Азия-Тын океан төбәге арасында логистик чылбырлар төзү юлы белән мөнәсәбәтләрне арттыру, Төньяк диңгез юллары хисабына Россия транзит мөмкинлекләреннән файдалану да зур кызыксыну уята, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз