Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Диния нәзарәте хаҗ кылу өчен ДХР мөселманнарына ярдәм күрсәтәчәк
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Донецк Халык Республикасындагы мөселманнарга, шул исәптән Донбасс мөселманнарын Мәккә һәм Мәдинәгә җибәргәндә һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта РИА Новостига РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов белдергән.
«ДХР мөселман җәмгыяте РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең кануный җитәкчелеге астында тора. Күптән түгел ДХР өммәте җитәкчесе Рәшид Брагин РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти Равил Гайнетдин белән очрашты. РФ мөселманнары Диния нәзарәте ДХР мөселманнарына, шул исәптән матди яктан да, тулысынча ярдәм итә. 2022 елда мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән ДХР мөселманнары хәйрия квотасы буенча хаҗ кылдылар,. Быел да шулай булыр дип планлаштырабыз», - дип сөйләде РИА Новостига биргән интервьюсында Аббясов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз