news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Диния нәзарәте Ливан өчен гуманитар ярдәм җыюны игълан итте

Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды Ливан халкына гуманитар ярдәм җыя башлады. Бу хакта фондның генераль директоры Сөләйман Аджиев хәбәр итте.

«Россия Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фонды Израиль һөҗүменнән зыян күргән Ливан халкына ярдәм җыю оештыра», – дип яза аның сүзләрен РИА Новости.

Хәзерге вакытта гарәб республикасы халкы җылы кием-салымга, матрасларга, палаткаларга һәм азык-төлеккә мохтаҗ, диелә хәбәрдә. Сөләйман Аджиев сүзләренчә, Россиядә Ливан халкына ярдәм күрсәтергә теләүчеләр күп.

Ул «Зәкят» фондының даими рәвештә Палестина, шулай ук Африка һәм Азия дәүләтләре халкына ярдәм итүен дә искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot