Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Диния нәзарәте Касыймдагы татар гаиләләренең уникаль ядкарьләре күргәзмәсен ачты
Рязань өлкәсенең Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында «Касыйм татарлары: гаилә ядкарьләре» дигән татар көнкүрешенең уникаль әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозициягә тарихчы, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абяновның, меценат Али Брундуков һәм тарихчы, журналист Марат Сәфәровның шәхси тупланмаларыннан әйберләр кертелгән.
«Безгә Касыймны тарихи яктан күрсәтергә кирәкми иде, чөнки бу танылган кешеләрнең, шәһәрдән һәм тирә-як авыллардан чыккан кешеләрнең биографияләре ягыннан да инде бик еш эшләнде. Нәкъ менә гаилә ядкарьләрен, берничә буын дәвамында саклык белән сакланып калган һәм хәтта тарихның кайбер драматик вакыйгаларын узган әйберләрне күрсәтү мөһим булып тоелды. Мәсәлән, Брундуковлар гаиләсенең Коръәне, шәл һәм түбәтәй блокадалы Ленинградта сакланып калган һәм хәзер вакытлыча туган шәһәрләренә әйләнеп кайткан», – дип уртаклашты Марат Сәфәров.
Сәфәров экспозициягә бик күп кызыклы әйберләр керүен сөйләде: 1913 елда туйга чакыру открыткасы, Касыйм өязе Болотцы авылыннан намазлык һәм башкалар. Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы бик күп кыйммәтле тарихи материаллар биргән.
«Касыйм татарлары: гаилә ядкарьләре» күргәзмәсе 25 июньгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз