news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның әнисе вафат

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Дамир Мөхетдиновның әнисе вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның әнисе Нурҗиһан Хәмзә кызы 26 декабрьдә, озак авырудан соң, вафат булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Мөхетдиновлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. 

«Минем беренче урынбасарым Дамир хәзрәт Мөхетдиновның газиз әнисе Хәмзә кызы Нурҗиһан ханымның вафаты сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсенең вә барча якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», — ди ул.

«Озак вакытлар дәвамында каты авыруга сабырлык һәм чыдамлык күрсәткән мөслимә кардәшебезнең рухы Аллаһ Раббыбызның рәхмәте каршына барып, изге гамәлләре кабул булган, гөнаһ-ялгышлыклары ярлыканган хәлдә Җәннәт әһелләре арасында булса иде дигән догада калам», диелә мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100