news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Диния нәзарәте мартта «Спутник V»ны рөхсәт итүче фәтвә чыгарырга мөмкин

Фәтвәне 16, 17 мартта Голәмәләр Советы утырышында чыгарырга планлаштыралар.

Россия Диния нәзарәте мартта «Спутник V»ны рөхсәт итүче фәтвә чыгарырга мөмкин
Рамил Гали

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын рөхсәт итүче фәтвәне быел март аенда чыгарырга мөмкин.

«Голәмәләр Советының чираттагы утырышы 16, 17 мартта Мордовиядә узачак. Анда без берничә фәтвә чыгарачакбыз. Бу вакытка кадәр мөселманнарның әлеге вакцинаны куллана алу-алмау мәсьәләсен карарбыз», — диде РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Аляутдинов «Ислам кануннары буенча COVID-19 га каршы вакцинация ясау» дип аталган җыелышта.

Элегрәк «Татар-информ» Россия мөселманнары Диния нәзарәте ковидтан вакцинация турында карар чыгарачагы турында язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot